На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...
  • виктор школин
    А почему не на русском?Мөслимдә язучы Ро...

Дмитрий Медведев Россиядә атом-төш коралын кулланырга теләмәүләрен белдерде

Россия хакимияте атом-төш коралын кулланырга теләми. Бу хакта РФ Куркынычсызлык советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Al Arabiya телеканалына биргән интервьюсында белдерде. Бу хакта ТАСС яза.

«Без моның (атом-төш коралын куллану — Т-и искәрмәсе) гомумән кайчан да булуын теләмәс идек. Россия җитәкчелегендә акылдан язганнар юк», - дип белдерде Россия экс-президенты.

Шуның белән ул яңа Россия атом-төш доктринасында аны куллану чиге түбәнәйтелүен таныды. Аның сүзләренчә, моңа барлыкка килгән куркынычлар сәбәп булган.

НАТО илләре Украинадагы кораллы каршылыкка тулысынча җәлеп ителгән, әгәр Төньяк Атлантика альянсы конфликтны күпертүдән тыелса, ул туктатылырга мөмкин, дип белдерде Медведев.

Моңа бәйле рәвештә Куркынычсызлык советы Рәисе урынбасары Кушма Штатларны һәм НАТОны, аның фикеренчә, шулай ук «хәрби истерияне» көчәйтә торган башка дәүләтләрне Россия Президенты Владимир Путин сүзләре турында уйланырга чакырды.

Россия лидеры 21 ноябрьдә белдерүендә Россиягә карата агрессив гамәлләргә җавап вәгъдә итте. «Җавап һичшиксез булачак. Бу булган хәлгә дә, алга таба эскалация ихтималына да кагыла», - дип ышандырды Дмитрий Медведев.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх