Теләче районы Иске Җөри авылыннан Фәләхиевлар гаиләсе биш бала тәрбияләп үстерә. Бүген алар ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафонда катнашты.
Гаиләдә биш бала – Зөбәйдә, Билал, Мостафа, Бәшир, Зөбәер үсә. «Балага ана карынында вакытта ук тәрбия бирергә тиешбез. Ана Коръән укый икән, бала ишетә.
Туры юлда булып, балалар шуны күреп үсә икән, алар да тәрбияле бала булып үсә. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен балаларны алып кайтырга, тәрбияләргә тиешбез. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Баланы алып кайтудан куркыга кирәкми. Тормышыбыз шушы балалар аркасында бәрәкәтле», – диде Алсу Фәләхиева.Мөхәммәт Фәләхиев физкультура укыта, авылда 28 ел имам булып тора. «Хәрәкәттә – бәрәкәт. Балаларны да шуңа өндибез. Район, республика, Россия буенча да зур уңышларга ирешәбез дип, күңелләрен үстерәбез. Зур уңышларыбыз да бар», – диде гаилә башлыгы.
«Һәр эшебез гаилә белән берлектә бара. Ирем белән киңәшләшеп бергә башкарабыз. Кызым – уң кулым. Ашарга пешерергә булыша, балаларны караша, улыбыз тыштагы эшләрдә ярдәм итә. Шәҗәрә эшен дә бергә башкардык. Архивларга мөрәҗәгать иттек. Төп мәгълүматны Мәскәү шәһәрендә алдык», – дип сөйләде Алсу Фәләхиева.
Студиягә алар гаиләләренең гарәпчә язылган символын – тугра билгесен алып килгәннәр. «Шәҗәрә буенча әти яктан 11 буынны таптык. Хатыным ягыннан да эшли башладык. 9 буынга төшеп җиттек», – диде Мөхәммәт Фәләхиев.
Свежие комментарии