Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итә. Чара VII чакырылыш парламентының 14 нче утырышы кысаларында уздырыла.
«Аллага шөкер, Раббыбыз насыйп итте — безнең иманлы Рәисебез бар. Ә безнең бурычыбыз — аңа булышырга!
Аңардан гына бөтен әйберне таләп итәргә, көтәргә түгел. Без аңа бу юнәлештә ничек булыша алабыз дип үзебезгә сорау бирергә тиеш», — дип фикерләре белән уртаклашты Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин утырыш алдыннан.Шулай ук Россия Ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин да юлламаның әһәмиятен югары бәяләвен билгеләп үтте.
«Әлбәттә, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевичның юлламасы – бик мөһим документ. ТР Рәисе һәр елда республика алдында проблемалар хакында, максатлар турында сүз тота. Чыннан да, вазгыять катлаулы да, шул ук вакытта төбәкнең күзгә күренеп үзгәрүен күрәбез», — диде әңгәмәдәш.
Дәүләт чарасына Татарстан хакимиятенең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр, республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре чакырылган.
- Барлыгы 670 кеше чакырылган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk. com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии