Европада табигый газ бәясе сатулар барышында 2023 елның октябреннән бирле максималь дәрәҗәгә кадәр үсте. Бу хакта Bloomberg агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Газ бәясе мегаватт-сәгать өчен 50 еврога кадәр җиткән (ягъни, 1 мең куб. метр өчен 540 доллар). Ягулыкка бәя Украина аркылы Россиядән газ җибәрүне туктату аркасында арткан.
Норвегиянең Хаммерфесттагы СПГ заводы эше тукталу да бәя вазгыятенә йогынты ясаган. Ул компрессор ватылу аркасында 9 гыйнварга кадәр җитештерүне туктатты, дип хәбәр итте Gassco AS челтәр операторы.
Украина аркылы Россиядән газ транзитын туктату шартларында «СПГ глобаль экспорт заводларында теләсә нинди өзеклекләр бәя тотрыксызлыгы китереп чыгарырга мөмкин», дип хәбәр итә агентлык.
2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Украина аркылы газ транзитын туктатты. Сәбәбе – Россия «Газпромы» белән Украина «Нафтогазы» арасында килешү вакыты тәмамлану. Әлегә газ җибәрүне туктату Приднестровьега нык йогынты ясаган, анда барлык сәнәгать оешмаларының да диярлек эше туктаган.
Свежие комментарии