Пенсиянең тупланма өлеше - эшләүче кешеләрнең хезмәт хакы кертемнәреннән формалаша һәм булачак пенсияне арттыру өчен инвестицияләнә торган өстәмә түләү ул. Татарстанда яшәүчеләр аны ничек арттыра ала соң? Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.
Ана капиталы акчаларын юнәлдерү
Татарстанда яшәүчеләр ана капиталы акчаларын ана яисә уллыкка алучы пенсиясенең тупланма өлешенә тулы күләмдә яисә өлешчә юнәлдерергә хокуклы.
Гражданнарның моны бала туганнан соң өч ел узгач эшләргә хакы бар.Татарстанда яшәүче хатын-кыз, пенсиягә чыкканчы, ана капиталын түбәндәге максатларга сарыф итәргә мөмкин:
- торак шартларын яхшырту өчен
- балаларның укуы өчен түләүгә
- сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны социаль адаптацияләү һәм җәмгыятькә интеграцияләү өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга
Ирекле рәвештә акча кертү
Шулай ук, әгәр ай саен Социаль фондка өстәмә кертем күчерсәләр, татарстанлылар пенсия тупланмаларын да арттыра ала. Моны мөстәкыйль рәвештә дә, эш урыны буенча бухгалтерия аша да эшләргә мөмкин. Шул ук вакытта, мондый түләүләрнең күләмен кеше үзе билгели. Моның өчен Россия Социаль фондына гариза тапшыру да җитә.
Моннан тыш, пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә түләүләр өчен татарстанлылар салым чигерүен кире кайтара ала.
Свежие комментарии