На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Республика яшүсмерләр китапханәсендә иртәгә «Слюзов-фест» крафт поэзиясе фестивале ачыла

Республика яшүсмерләр китапханәсендә иртәгә «Слюзов-фест» крафт поэзиясе фестивале башланып китә.

«Фестиваль Казанның һәвәскәр шагыйре Алексей Слюзов (1858 – 1900) тормышына һәм иҗатына багышлана. Слюзов шигырьләр авторы гына түгел, бик күп шигырь җыентыклары нашире дә. Ул иҗаты башланып кына килүче күп авторларның уртак җыентыкларын чыгарган», дип фестивальгә исеме бирелгән шәхес турында мәгълүмат бирә.

Фестиваль 19 – 21 март көннәрендә үтә. Программада – шагыйрьләр, артистлар, китаплар бизәүче рәссамнар белән очрашулар, шигырь язу буенча мастер-класслар, музыкаль-поэтик баттл, шигъри квест, лекцияләр һәм шигъри экскурс.

Фестиваль кысаларында «Поэтика» крафт конкурсы үткәрелә. Конкурска поэзия темасына яки сюжетына макетлар яки кул эшләре кабул ителә.

Фестиваль иртәгә, 19 мартта, шагыйрь, галим, КФУ доценты, журналист Айрат Бик-Булатовның Алексей Слюзов турында лекциясе, Татарстан Милли китапханәсе фәнни хезмәткре Марина Толовенкованың китапханә фондындагы сирәк китапларга күзәтүе белән башланып китә. Шулай ук рәссам Михаил Краевтан китап чыгару турында мастер-класс һәм Качалов театры артистлары Илья Скрябин һәм Виктор Шестаков катнашында шигъри кунакханәсе тәкъдим ителә.

20 мартта китапханә кунакларын шагыйрьләр Олеся Феоктистова, Айта Бик-Булатов, Камилә Латыйпова катнашында музыкаль-шигъри баттл көтә. Программаны Тинчурин театрыннан Эльгина Мөхәммәтдинова һәм Кариев театры артисты Муса Камалов алып бара. Фестиваль кунакханәсенең чираттагы кунагы рәссам Олеся Сержантова булачак.

21 мартта – Халыкара поэзия көнендә – балалар язучычы Алевтина Корочкова белә очрашу көтелә. Айрат Бик-Булатов шигырь язу буенча мастер-класс бирәчәк. Квест, музыкаль-шигьри экскурс та шушы көнгә билгеләнгән.

Китапханә Казан шәһәренең Ибраһимов урамы, 53 Б адресы белән урнашкан.

Ссылка на первоисточник
наверх