На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Көзге каникуллар вакытында лагерьларда Татарстаннан 18 меңнән артык бала ял итәчәк

Көзге каникул чорында Татарстанда 381 балалар ялы оешмасы эшләячәк, шул исәптән республикадан читтә өч лагерь – Кырымда «Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәге, Марий Элда «Илеть» балалар лагере һәм «Сәләт-Батыр» белем бирү үзәге. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлыгы 18 610 баланы савыктыру планлаштырылган, шуларның 6 586сы – стационар лагерьларда, ә 12 024е мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк.

Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә: мондый гаиләләрдән 250дән артык бала лагерьларда бушлай ял итә алачак.

Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ассызыклаганча, ялларны оештырганда балалар иминлеге һәм ялның сыйфаты төп өстенлекләр булып кала. Аның сүзләренә караганда, «Җәй» республика үзәге белгечләре ведомствоара комиссия белән берлектә комплекслы иминлекне тәэмин итү өчен лагерьларга даими мониторинг уздырачак.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, һәр смена балаларның сәләтләрен һәм мәнфәгатьләрен үстерүгә юнәлдерелгән тематик программаларны үз эченә ала. Профильле сменалар дәүләт яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре буенча формалаша: гражданлык-патриотик һәм спорт өлкәләреннән алып иҗади, тел һәм ирекле юнәлешләргә кадәр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх