Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ВГТРК хәрби хәбәрчесе Евгений Поддубныйга хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Герое исеме бирде. Указ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.
Евгений Поддубный август башында Курск өлкәсендә Украина Кораллы көчләре дроны һөҗүме вакытында яралана.
Ул җитди җәрәхәтләр ала. Поддубныйны башта җирле хастаханәгә китерәләр, ә аннары алга таба дәвалану өчен башкалага илтәләр.Евгений Поддубный телеграм-каналын актив алып бара. Каналы аша Украина конфликты турында мәгълүмат белән уртаклаша.
Свежие комментарии