На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Камил хәзрәт Сәмигуллин түләүле ифтарга карата фикерен белдерде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Диния нәзарәтендә журналистлар өчен оештырылган ифтар кичәсендә катнашты. Ул, журналистларның сорауларына җавап биреп, түләүле ифтарга карата фикерен белдерде.

«Ифтар – авыз ачу, дигән сүз. Гарәп теленнән тәрҗемәсе шул. Мисал өчен без бергәләп җыелып, кафега бардык, ди.

Һәрберебез үзебез өчен түләсәк, ул ифтар түләүле булып саналамы, әллә түләүсезме? Ул бит бушлай. Аера белергә кирәк. Кайчак оештыручы кеше акча җыя, программа оештыра, алар бергәләшеп утырып авыз ачалар. Оештыручы үзенә бернинди акча калдырмаса – бер мәсьәлә. Икенче яктан, оештыручы кешеләрдән акча җыеп, шул акчаны үзенә калдырса – бу икенче мәсьәлә. Без мондый ифтарларга каршы», – диде Камил Сәмигуллин.

Ул бизнес-ифтарны мисал буларак китерде. «Алар сигезәр мең акча җыйганнар. Ләкин җыелган акча ризыкка, балалар йорты һәм кайбер мәдрәсәләргә тотылган. Үзләренә бернәрсә дә калдырмаганнар. Андый ифтарларга безнең сүзебез юк. Теләмәгән кеше бармый, теләгән кеше катнашсын. Монда бернинди проблема юк», – диде Татарстан мөфтие.

 

Ссылка на первоисточник
наверх