
Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына төп дәүләт имтиханын гадиләштерелгән форматта тапшыру экспериментын тагын биш төбәктә, шул исәптән Татарстан Республикасында гамәлгә кертү турында закон проектын кертте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Эксперимент Татарстаннан тыш Мәскәү, Ростов, Тверь һәм Төмән өлкәләрендә кертелергә мөмкин.
Моңарчы Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Липецк өлкәсендә генә 10нчы сыйныфка керергә җыенмаган укучылар төп дәүләт имтиханын ике генә фәннән тапшыра ала иде.Новелла кабул ителгән очракта, 2025 ел азагына кадәр исәпләнгән булган эксперимент 2029 елга кадәр озайтылачак.
Агымдагы елның апрелендә Россия Президенты Владимир Путин 10нчы сыйныфка керергә планлаштырмаган тугызынчы сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханын ике генә фәннән тапшырырга мөмкинлек бирә торган закон имзалады.
Соңрак, октябрьдә, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов экспериментны озайту һәм аны башка төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда кертү турында игълан итте.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии