27 мартта Татарстан Язучылар берлеге корылтае узачак, яңа срокка рәис сайланачак. Язучылар берлеге белән идарә итүче нинди булырга тиеш? Берлеккә җитәкчелек – авыр эшме? Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин әлеге сорауларга карата үз фикерен белдерде.
Вакыт ничек тиз уза, тагын корылтай уздырырга әзерләнәбез.
Каләмдәшләр белән бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр бик күп. Шуларның иң әһәмиятлеләреннән берсе – рәис сайлау. Чөнки аның кем булуы, тулаем иҗат оешмасы алдында торган бурычларны аңлау дәрәҗәсе, шуларны хәл итүгә каләмдәшләрен туплый алу сыйфатларына ия булуыннан бик күп нәрсә бәйле. Шуңа күрә җитәкчене сайлау бик гадел оештырылырга тиеш. Аерым төркемнәрнең өстенлек алуына юл куелмаска тиеш.Гамәлдәге уставыбыз һәр яктан камил эшләнгән. Аның таләпләре буенча эш иткәндә, бернинди ризасызлык булмаячак. Сайлауда берлек әгъзаларының күпчелеге катнашуын тәэмин итәргә кирәк. Узганында, теге куркыныч авыру таралу сәбәпле, Чаллы, Әлмәт бүлекләре сайлауны үзләрендә аерым оештырып, Казанга нәтиҗәләрен генә хәбәр иттеләр. Быел, шөкер, андый хәл юк, шуңа күрә әлеге бүлекләрдән язучылар Казанга килеп катнашырга тиешләр.
Моннан берничә ай элек уставка үзгәрешләр кертергә җилкенеп карау булды, моны оештырырга омтылучылар рәисне идарә әгъзалары арасыннан гына сайлап куюны күздә тоттылар. Билгеле заманнарда бу шулай да иде. Әмма хәзер – бөтенләй башка вазгыять, бу мәсьәләдә кирегә чигенмик инде. Кемне сайлау мәсьәләсенә килгәндә, анысын да бергәләп хәл итик. Узган корлтайда сайланган коллегаларыбыз әйбәт кенә эшләп килделәр, хисап докладында әйтер сүзләре бар. Һәрхәлдә, барысын да корылтай карамагына калдырыйк. Аның эшендә актив катнашыйк, битараф булмыйк.
Язучы һәм шагыйрьләрнең күзаллаулары, фикерләрен туплап, «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина язды.
- Язучылар берлеге корылтайга әзерләнә: «Безнең язучыларга нинди рәис булса да ошамаячак»
Свежие комментарии