Сабада балалар өчен Рамазан гаете бәйрәме узды. Чара Сабаның өч мәхәлләсе ярдәме белән оештырылды. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.
Балалар карусель, батутларда бушлай күңел ачты. Шулай ук мәйданда Коръән сүрәләре уку, азан әйтү, дини конкурслар да үткәрелде. Һәр балага оештыручылар бүләкләрне мулдан таратты.
Бәйрәмнең максаты – Рамазан бәйрәменең олуглыгын таныту, балаларыбыз яңа ел кебек дөньяви бәйрәмнәрне генә түгел, гает көннәрен дә танысыннар иде, ди оештыручылар. Гает бәйрәмен зурлап килүчеләр күп булды ул көнне мәйданда. Бала-чага рәхәтләнеп күңел ачты, тәм-томнар белән сыйланды, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии