Ташкентта татар галиме, этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган зур әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәне Үзбәкстан татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге белән берлектә КФУ Каюм Насыйри институтының Ташкент шәһәрендәге мәгариф-мәдәни үзәге җитәкчесе Рәйхан Манняпова оештырды.
Бу хакта Каюм Насыйри институты матбугат хезмәте хәбәр итә.Кичәдә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Айдар Әхтәриев, Үзбәкстан татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин, тарих фәннәре докторы, профессор Сәидәкбар Әгъзамходжаев, «Иҗтимагый фикер» фонды үзәге директоры урынбасары Марат Хаҗимөхәммәдов, шәһәренең татар дисапорасы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Айдар Әхтәриев чыгыш ясады. Ул татар-үзбәк халыклары арасында булган тарихи вакыйгаларны искә алды, әлеге милләтләрнең элек-электән мәдәни, тарихи, иҗтимагый бәйләнеше булуын искәртте.
Шулай ук тамашачыларга Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында документаль фильм күрсәтелде.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте
Кичәнең авторы һәм алып баручысы Ташкент шәһәрендәге мәгариф-мәдәни үзәге җитәкчесе Рәйхан Манняпова үзенең докладында татар халкының күренекле галименең күпкырлы иҗади мирасы, аның катлаулы тормыш юлы, бигрәк тә педагогик эшчәнлеге, туган тел грамматикасына керткән өлеше турында сөйләде.
Кичәнең концерт программасында Каюм Насыйри үзәге укучылары Азалия Закирова Фердинант Гайсинның татар халкының барлык бөек шәхесләренә багышланган «Алар булган!» шигырен, Луиза Әхмәдова Тимер Заһитның «Мин-татармын!» шигырен тәкъдим итте. «Изге нур» фольклор ансамбле, «Мирас», «Болгар» ансамбльләре, «Дуслык» татар-башкорт ансамбле башкаруында татар халык җырлары яңгырады.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте
Свежие комментарии