На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Республикада «Татарстанда җәй» программасы старт алды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 1нче июньнән «Татарстанда җәй» программасы старт алды. Ул җәй буе дәвам итеп, сентябрьнең дә бер өлешен үз эченә ала. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сүз барды.

Проект кысаларында спорт турнирлары, концерт, күргәзмәләр, ишегалды бәйрәмнәре, гаилә белән төрле чаралар, күршеләр фестивале һәм башкалар планлаштырыла.

Сайтка кереп, һәркем үзенә теләгән чараны таба ала.

«Безнең максат – республика халкына, туристларга вакыйгаларга бай, эчтәлекле җәй бүләк итү. Республикага килүчеләрнең ямьле парк, скверлар белән хозурланып, милли ризыклардан авыз итеп, сокланып йөрүләрен ишетәбез», – диде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен программа турында киңрәк сөйләргә, язарга өндәде. «Бер-беребезгә бүләк итә торган матурлык, игелек турында сөйләгез. Проектта һәркем катнаша ала: үз йорт ишегалды, яшәгән урамы өчен берәр кызыклы чара уйлап табарга һәм аны тормышка ашыруга финанс ярдәме алырга мөмкин», – диде.

Ләйлә Фазлыева быел гамәлгә куелган «Күрше Фест» проекты турында да әйтте. Әлеге проект күршеләр белән дустанә яшәү, халыкның йорт ишегаллары һәм урамнары тормышында актив катнашуына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Төзү белән генә түгел, яшәгән җиребездә тормыш гөрләп торсын, дигән теләктә вице-премьер.

  • «Татарстанда җәй» платформасы - Татарстанның һәр почмагында чара таба алырлык афишалар агрегаторы.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх