На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Leonid Babanskij
    Якши.Алабугада «Минем ...
  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театрында «Сөясеңме, сөймисеңме?» премьерасы булды

21-23 ноябрь көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектакленең премьерасы үтте. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Бу спектакль театр репертуарында булган, ул беренче тапкыр 1994 елның 26 маенда режиссер Фаил Ибраһимов җитәкчелегендә сәхнәгә чыга.

Ул чакта яшь Гомәр ролен Рәфикъ Каюмов, яшь Вәсиләне Алсу Хәбетдинова уйный иде. Өлкән геройларны Рәфкать Хәмидуллин, Марат Касыймов, Гөлүсә Гайнетдинова һәм Гөлфия Фәйзерахманова кебек сәхнә осталары гәүдәләндерде.

Спектакль режиссеры Зөлфия Галиуллина таныш образларга яңа сулыш бирә алды. Аның таланты ярдәмендә тамашачылар күпләргә таныш Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме?» пьесасын яңа яктан күрә һәм хисләрнең тулы бер гаммасын кичерә алдылар, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх