Бүген Чаллы элеваторы территориясендә гадәттән тыш хәл килеп чыккан, нәтиҗәдә бер эшченең гомере өзелгән. Бу хакта Тукай районы прокуратурасы хәбәр итә.
Бәхетсезлек очрагы бүген 09.00 сәгатьтә булган. Силос корпусларының берсендә технологик җиһазны тикшергән вакытта әлеге җиһаз 36 яшьлек останың аягын эчкә суырып алган.
Ир-ат алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм каретасында җан биргән.Фаҗига булган урынга район прокуроры Руслан Галиев килгән. Тикшерү эше оештырылган.
Свежие комментарии