На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Якутиядә узачак Федераль Сабантуйда тауга менү уенында рекорд куелачак

Быел Федераль Сабантуй 13-14 июньдә Якутия республикасы Хангаласс районы Орто-Дойду мәйданчыгында узачак. Сабантуй программасы үзенчәлекләре турында бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе милли бәйрәм узачак мәйданда эшлекле очрашуда сөйләштеләр.

Сабантуйда 11 төрле милли уен оештыру каралган. Алар арасында тауга менү бәйгесе дә бар. Бу төр ярышта быел Сабантуйда рекорд куярга телиләр.

«Сабантуйда тауга менү, уктан ату һәм таяк тарту кебек борынгы милли уеннарыбыз торгызылачак. Тауга менү буенча рекорд куярга телибез. Россиянең төрле төбәкләреннән 500 вәкил бер вакытта тауга менәчәк. Монда җирлек таулы, әлеге табигый үзенчәлекне дөрес кулланырга кирәк», – дип аңлатты Данис Шакиров. Аның сүзләренчә, тауга менү уены безнең илнең кайбер республикаларында бүгенге көндә дә сакланган.

«Әлеге мәсьәләгә – милли уеннар, бәйгеләргә аерым игътибар итәчәкбез. Һәрбер уенның үзенең тарихы, кагыйдәләре бар, без аларны яңадан кубарып, Сабантуенда кулланачакбыз», – диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх