«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире, журналист Гөлүсә Закирова мөфти Равил Гайнетдин фатихасы һәм Сөләйман Кәримов матди ярдәме белән оештырылган «Хаҗ Кәрим» хәйрия юлламасы буенча изге сәфәргә киткән. Ул хаҗ сәфәре турындагы фикерләре белән уртаклаша.
«Биредә тормышның вак-төяк әйберләренә, кайбер уңайсызлыкларга гаҗәпләнмәскә тырышасың.
Бүлмәләрдә кысылып ятасың, автобус көтәсең. Самолетка кергәндә дә көтәргә туры килүе бар. Төрле аңлашылмаучанлыклар чыгарга мөмкин. Боларның барысына да бик вак мәсьәләләр итеп карарга кирәк. Монда төп кагыйдә – үзеңне тәрбияләү. Аллаһ Тәгалә сыный, дип әйтү бар бит инде. Аллаһ сынамый, без сыналабыз. Үзеңне сабырлыкта сынау урыны, дип әйтер идем мин хаҗны.Кешеләр бик күп, үзләре дә, менталитетлары да төрле. Кайбер кеше әхлак дигән әйбергә игътибар итмичә, турыга бәреп барырга мөмкин. Менә шул вакытта син үзеңнең әхлагыңны тәрбияләргә тиешсең. Мин бирегә үземә күпмедер дәрәҗәдә тәрбия алырга килдем. Үзеңне тәрбияләргә, сыналып та, сынмаска, сабырлыгыңны җуймаска тырышырга кирәк.
Хаҗга кеше үзгәреп кайтыр өчен килә дә инде. Әйтәсе килгән сүзем шул: кеше, иң беренче чиратта, үзенең әхлагын үзгәртергә тиеш. Теләкләрне дә үлчәп, белеп, аңлап теләргә кирәк. Иң төп догаларыбыз хәрби операциядәге егетләребезнең исән-сау кайтуына, бу аңлашылмаучанлык бетүгә, илләр тынычлануга багышлап кылынырга тиеш, дип уйлыйм мин. Үземнең күңелемдә дә – иң беренче урында шушы теләк», – ди ул.
Гөлүсә Закирова белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.
- Гөлүсә Закирова хаҗ сәфәрендә: «Аллаһы Тәгалә күңелгә тынычлык табу юлларын насыйп итте»
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии