РФ Президенты Владимир Путин имзалаган указ нигезендә, Россиядә законсыз яшәгән Украина гражданнары10 сентябрьгә кадәр илдән китәргә яки үз хәлләрен җайларга тиеш. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«Россия Федерациясендә булу (яшәү) өчен законлы нигезләре булмаган Украина гражданнары Россия Федерациясеннән мөстәкыйль рәвештә китәргә яки 2025 елның 10 сентябренә кадәр Россия Федерациясендә үзләренең хокукый хәлен җайга салырга тиеш», – диелә документта.
Моннан тыш, Донбасста һәм Яңа Россиядә чит ил гражданнары, шулай ук гражданлыгы булмаган затлар 10 июньгә кадәр наркотикларга бәйлелек, куркыныч йогышлы авырулар һәм ВИЧ булмавын расларга тиеш. Бу таләп әлегә мондый медицина тикшерүен узмаганнарга һәм күрсәтелгән төбәкләрдә 90 көннән артык эшләүчеләргә яки яшәүчеләргә кагыла.
Свежие комментарии