На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

«Үлемнән бер адым алдарак»: Махсус операциядә 127 яралы кешене алып чыккан Илнур тарихы

«Фирдүс Гыймалтдинов бүгенге көндә яңа әдәбиятны ачып җибәрде»

«Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, язучы, журналист Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» повестен тәкъдим иттеләр. Әлеге әсәр «Казан утлары» журналы китапханәсендә басылган 29 нчы кесә китабында урын алды.

«Танылган язучы Фирдүс Гыймалтдиновның бу китапка кергән повестендә махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Илнур Хәертдиновның сугышчан юлы тасвирлана. Бер яктан, олы йөрәкле татар егетенең фаҗига белән төгәлләнгән язмышы турындагы китапны тәкъдим итү - сагышлы уйлар тудыра. Икенче яктан, батырлыгы, кыюлыгы белән дан казанган милләттәшебезне болай зурлый алуыбыз горурлык хисе уята», - диде чараны алып баручы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Казан утлары» китапханәсенең кесә китабы сериясе - татар әдәбиятында феноменаль күренеш дип атады. «29 нчы кесә китабын тәкъдим итәбез, гомуми тираж 80 меңгә якынлашты. Фирдүс Гыймалтдинов бүгенге көндә яңа әдәбиятны ачып җибәрде. Журналист булса да, бик кызыклы, тарихи әсәрләр яза», - диде ул.

«Фирдүс Гыймалтдинов халыкчан тел белән яза. «Үлемнән бер адым алдарак» повесте - махсус хәрби операциягә багышланган. Ул Татарстанда һәр кешенең якыны, туганына кагылган тема. Бүгенге көндә батыр егетләребез хәрби операциядә катнаша. Шушы геройлар турында әсәрләр дә чыга башлады. Фирдүс әфәнде шуш темага багышлап, чираттагы әсәрен язды. Кесә китабы Татарстандагы һәр авылга барып җитәр дип уйлыйм», - диде Шамил Садыйков.

«Илнур Хәертдинов хәрби операциядә 127 кешене алып чыга!»

Әлеге әсәр белән иң беренчеләрдән булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, журналист Вакыйф Нуриев танышкан булган. «Әдәбиятта махсус хәрби операция темасы яктыртыла башлады. Фирдүс Гыймалтдинов геройларны таба белә. «Үлемнән бер адым алдарак» повестендәге төп герой чын мәгънәсендә гаҗәпләндерде. Бер генә кешене коткарып алып чыга калсаң да, син - батыр. Ә Илнур Хәертдинов хәрби операциядә 127 кешене алып чыга!» - диде ул.

«Шунысы белән горурландым: Илнур махсус хәрби операция зонасына килүгә мотоцикл җыя башлый. Әсәрдә татар әбисе Илнурга булыша, иске мотоциклдан запчастьләр ала. Шул мотоцикл белән ул махсус хәрби операция зонасына кереп китә һәм яралы хәрбиләрне ташый. Бу адымга күпме тәвәккәллек, тырышлык кирәк. Әсәрне укыганда горурлык хисе кичердем», - диде Вакыйф Нуриев.

«Улымны бик сагынам, аны уйламаган көнем юк»

Илнур Хәертдиновның әнисе Фәния Хәертдинова китап белән танышып чыкканын әйтте. «Фирдүс Гыймалтдинов повестьне ышандырырлык итеп язган. Улымның иптәшләре белән аралашып торды, аның турында бик күп мәгълүматлар җыйды. Бик тырышты, бик матур әсәр килеп чыкты. Илнур бик әйбәт иде, кечкенәдән үк ярдәмчел иде. Авылда дәү әтисе, дәү әнисенә булышты. Шунда ук мотоцикл да йөртергә өйрәнгән иде. Энергетика университетын тәмамлады», - диде ул.

«Повесть авторына бик рәхмәтлемен. Кеше күңеленә керерлек итеп язган. Без Фирдүс белән туганлашып беттек. Ул - аның иҗат җимеше, улым - минем йөрәк җимешем. «Үлемнән бер адым алдарак» повесте киләчәк буыннарга барып ирешсен, аларга гыйбрәт булсын иде. Улымны бик сагынам, аны уйламаган көнем юк. Урыны җәннәттә булсын. Барыгызга да рәхмәт», - диде Фәния Хәертдинова.

Фирдүс Гыймалтдинов: «Үлемнән бер адым алдарак» әсәре яшәү хакының өстенрәк булуы турында»

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, язучы, журналист Фирдүс Гыймалтдинов «Үлемнән бер адым алдарак» әсәре турында китапны тәкъдим итү чарасында сөйләде.

«Китабыбыз өч нәшриятта чыкты, ләкин иң тиражлысы, мөгаен, «Казан утлары» китапханәсеннән булыр, чөнки бөтен республиканы колачлый торган мөмкинлек бар. Бу китап сугыш турында түгел. Бу китап - үлем тантана иткән урында да яшәү хакының өстенрәк булуы турында. Илнур Хәертдинов утка барып кереп, шул уттан иптәшләрен коткару белән шөгыльләнгән. Үлемнән бер адым алдарак йөрергә тырышкан», - диде ул «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да.

Автор әйтүенчә, әсәрне язуы җиңел булмаган. «Мин махсус хәрби операциядә булган кеше түгел. Ләкин Илнур кебек батырларның хәтерен сакларга тиешбез дип саныйм. Безнең читтә әзерләп куйган ватаныбыз юк, без аны сакларга тиеш. Бу китап Ватанны саклап, үзенең гомерен корбан иткән якташыбыз турында. Ул - минем күңелдә туган образ. Андагы вакыйгалар - мин фаразлаган вакыйгалар. Әсәрдәге татар әбисе Нурия апа анда булмагандыр да, ләкин ул булырга да мөмкин», - диде Фирдүс Гыймалтдинов.

«Илнур Хәертдинов узган ел алтынчы июнь төнендә иптәшен коткарырга кереп китеп вафат була. 12 июльдә Курган мөселман зиратында җирләнде. Корбан гаете көнне елын үткәрдек. Әнисе Фәния апага, Илнурның туганнарына рәхмәтлемен. Махсус хәрби операциядәге иптәшләре белән хәзер дә элемтәдә. Аллаһка шөкер, исән-саулар», - диде ул.

Фирдүс Гыймалтдинов Илнур Хәертдиновны бик җиңел аяклы кеше булган дип атады. «Вафатыннан бер ел үткәч китапны өлгертә алдык, Корбан ашында таратырга насыйп булды. Әсәрдән өзекне Артём Пискунов укыды, ул әсәрне йөрәге аша тавышландырды. Җитәкчеләр, гади солдатлар дисеңме - Илнур бөтенесенең күңеленә кереп калган, күңелләрендә яши. Якты кеше булган, рухы шат булсын», - диде ул.

Нәсим Акмал: «Тетрәнеп укыдым»

«Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы, әсәрнең сценарий авторы Нәсим Акмал әсәрне тетрәнеп укуы, аны радиоспектакль итеп тә тәкъдим итүләре турында әйтте.

«Бу әсәрне укып чыкканнан соң, татар әдәбияты алда бара торган әдәбият икән, дигән фикер туды. Әйтик, язучы Галимҗан Ибраһимов 1921 елда «Кызыл чәчәкләр» повестен язган. Игътибар белән укысак, анда шул чорның бөтен процесслары, типажлары чагылыш тапкан. Әле ул вакытта Гражданнар сугышы да тәмамланып өлгермәгән. Фирдүс Гыймалтдиновның бу әсәре дә миңа шуны хәтерләтте. Әле бит бу вакыйгалар бара, алар тәмамланмаган», - диде ул.

Нәсим Акмал фикеренчә, әсәрдә төп максат - шушы вакыйгаларны, көнебезнең асылын фәлсәфи уйланулар югарылыгында ачарга омтылу. «Тетрәнеп укыдым. Шуннан соң Фирдүс Гыймалтдиновка әсәр буенча радиоспектакль эшләргә тәкъдим иттек. Рәхмәт аңа, ул риза булды. Инсценировка ясадык, ягъни проза әсәрен театральләштердек. Автор монда беренче урында, ул аны сөйли, аңлата», - диде ул.

«Дүрт серияле радиоспектакль. 21-22 июньдә кабатлап бирәчәкбез. Беренче чиратта, әсәрне җыйнакландыру, сюжетның тизлеген югалтмас өчен кирәкмәгән детальләрне, эпизодларны бетерергә, туры сөйләмнәрдә актерларның сөйләмен җанландыру кирәк иде. Әмма ул детальләрне төшереп калдырып булмады. Әсәр тулысынча диярлек бирелде», - диде «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы.

Ул Илнур Хәертдиновның батырлыгына соклануын әйтте. «Шулкадәр гаҗәп, якты егет булган икән! «Холкы авыррак, кызу канлы, ни уйласа - шуны эшләргә омтылган, максатчан», - дип яза автор. Хактан да, менә шундый гаярь егет булмаса, Илнур шулкадәр батырлыклар эшли алмас иде. 127 кешене коткарган бит! Ә иптәшләре әйтүенчә, 200гә якын яралы солдатны яу кырыннан алып чыккан. Бу - дөньяда күрелмәгән батырлык», - диде Нәсим Акмал.

«Бу вакытта әле аңа Россия Герое исеме бирелмәгән иде», - дип яза автор. Тәкъдим итү кичәсендә журналистлар да катнаша. Бәлки, безгә җыйнаулашып шушы мәсьәләне күтәреп чыгаргадыр?» - дип тәкъдим итте ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх