Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Чирмешәнгә эш сәфәре белән килде. «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ул муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов белән гражданнарны кабул итте. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

Чирмешәннең 1нче урта мәктәбе һәм Чирмешән лицее директорлары депутаттан үз мәгариф учреждениеләренең спорт залларын төзекләндерүдә ярдәм сорады. Эшне озакка сузмыйча, район кунагы шул ук көнне әлеге объектларны карап чыкты, мәсьәләне контрольгә алды.

Айдар Метшин Чирмешәннән мобилизацияләнгән һәм контракт буенча хезмәт итүчеләрнең гаиләләре белән дә очрашты һәм аларга сәламәтлек, иминлек, якыннарының исән-сау булып, тизрәк туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде.

Свежие комментарии