На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан ЗАГС бүлегенең элеккеге җитәкчесе Ринад Шәмсетдинов вафат булган

13 мартта Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС бүлегенең элеккеге мөдире Ринад Шәмсетдинов вафат булган. Аңа 87 яшь иде. Ул әлеге вазифада 1985 елдан 1999 елга кадәр эшләгән. Бу хакта ТР ЗАГС матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ринад Мөхәммәдәминович һәрвакыт гаҗәеп энергия һәм оптимизм, югары профессиональлек, зирәклек һәм патриотлык белән аерылып торды.

Ул кешеләрнең проблемаларына битараф булмады һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашты», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Аның турыдан-туры катнашында Татарстан Республикасының гражданлык хәле актларын теркәү органнары эшчәнлеген җайга сала торган заманча законнар һәм норматив хокукый база формалаштырылды.

«Шәмсетдинов Ринад Мөхәммәдәмин улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Ринад Мөхәммәдәмин улының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», - диделәр ТР ЗАГСында.

Тармак ветеранын Самосырово зиратында җирләячәкләр, аның белән хушлашу мәрасиме 2025 елның 15 мартында 10.00 сәгатьтә Гаилә мәчете территориясендә була.

 

Ссылка на первоисточник
наверх