Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1232нче полк хәрби хезмәткәрләренә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен рәхмәт белдерде. Бүләкләү тантанасыннан видеоны республика җитәкчесе Телеграм-каналына куйган.
«Хезмәтегез өчен рәхмәт, егетләр! Сезнең һәрберегез ныклык һәм батырлык үрнәге», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Хәрбиләргә Рәхмәт хаты тапшыру тантанасында шулай ук әти-әниләре, якыннары, хатыннары, балалары белән кочаклаша, «өчпочмак һәм чәкчәк ашап» алсын өчен өйләренә исән-сау һәм җиңү белән кайтуларын теләделәр.
Свежие комментарии