Камал театрының яңа бинасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән традицион очрашуы үтте.
Быел очрашуга татар театрына бәйле иҗади интеллигенция җыелган иде. Шул исәптән, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Камал театры директоры һәм «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Минзәлә театрының баш режиссеры Булат Бәдриев, MOÑ театр мәйданчыгы координаторы Нурбәк Батулла, Чаллы театрының баш режиссеры Олег Кинҗәгулов, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, Камал театры артистлары Илдар Хәйруллин, Эмиль Талипов һәм башкалар бар.
Театр әһелләре Әлмәттә узган «Аркадаш» фестивале, «Апуш» балалар театры, «Һөнәр» яшь режиссура фестивале һәм Галиәсгар Камал һәм Аяз Гыйләҗев юбилейларын зурлап үткәрү турында фикер алыштылар.
Свежие комментарии