На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Чаллы табиблары махсус хәрби операциягә китте

Чаллыдан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен яңадан гуманитар йөк җибәрделәр. Бу йөк 17 нче һәм бу айда икенчесе. Җыелган саен күбрәк кеше кушыла: волонтерлар, эшмәкәрләр, милли җәмгыятьләр вәкилләре, табиблар, активистлар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре. Берәүләр татлы ризыклар әзерли, икенчеләре кирәкле техника сатып ала, өченчеләре боларның барысын да яңа төбәкләргә илтә.

Бу эш күптән көйләнгән команда традициясенә әверелде.

Бу юлы сәфәргә медиклар да әзерләнә. 3 нче номерлы стоматология поликлиникасының стоматолог-хирургы, Тукай районы депутаты Хәлил Сабиров хәрби хезмәткәрләргә кирәкле стоматологик ярдәм күрсәтү өчен хезмәттәшләре белән махсус хәрби операция зонасына китә. Эшләү өчен заманча җиһазлар белән кабинет әзер.

«Без тешләрне дәвалау, алу белән шөгыльләнәчәкбез. Периостит, абсцесс, флегмон кебек куркыныч диагнозлар бар, вакытында дәваланмаган теш авыр ялкынсыну процессларына китерә. Без имплантацияләү, сөяк тукымасын үстерү буенча операцияләр уздыру турында килештек», — дип сөйләде Сабиров.

Йөк составында мотоцикл, автомобиль, квадрокоптерлар, дрон анализаторлары, генераторлар, җылылык пушкалары, төзелеш материаллары, запас частьләр һәм башкалар бар. Волонтерлар ассызыклаганча, ярдәм җыюда милләтенә карамастан, барысы да катнаша.

Чираттагы тапкыр Чаллы халкы Светлодарск укытучылары һәм укучылары өчен посылка җыйды. Аңа спорт инвентаре, канцелярия товарлары, азык-төлек һәм хуҗалык кирәк-яраклары кергән.

«Без мәктәпкә ярдәм итәбез. Узган ел тәрәзә пыялалары куйдык, спорт залы ясадык. Шул вакыттан башлап традициягә кереп калды: һәр сәфәрдә нәрсәдер алып барабыз.

Бу юлы төзелеш материалларын һәм азык-төлек алабыз», - дип сөйләде волонтер Гүзәл Гафиятуллина.

Ярдәмне яңа төбәкләргә «Далини» ДК йөртүчесе Фәнур Акбашев илтәчәк. Нәкъ өч ел ул гуманитар йөкләр белән йөри.

«Без анда кергәндә юллар юк иде, барысы да җимерелгән иде. Ә хәзер Мариуполь, Мелитополь, Донецк, Луганск — бөтенләй башка шәһәрләр: юллар, йортлар, барысы да төзекләндерелгән», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Бүген Ватанны саклауда Чаллыдан гына да 4 меңнән артык хәрби хезмәт итә. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ассызыклаганча, алар өчен ярдәм барыннан да элек бердәмлек чагылышы буларак мөһим.

Бу фикерне шәһәр Советы депутаты Раил Миңнегалиев та хуплады: «Без медицина һәм, азык-төлек ярдәме илтүдә дә, балалар өчен посылкалар әзерләүдә дә катнаштык. Һәркайсында катнашабыз. Чөнки бизнесменнардан, эшмәкәрләрдән башка мондый проектларны гамәлгә ашыру мөмкин түгел».

Хәзерге ярдәм партиясенең аерым бер өлеше - «Москвич» автомобиле. Волонтер Сергей Батманов өчен ул Донецк Халык Республикасыннан булган бабасы истәлеге буларак кадерле. Башта Батманов машинаны үзенә калдырырга теләгән, ләкин соңрак аны хәрбиләргә бирергә карар кылган. Хәзер автомобиль кыр шартларында файдалану өчен җитди модернизация уза.

«Хәрбиләр белән мин элемтәдә. Алар дроннар егетләргә эләкмәсен өчен нәрсә һәм ничек көчәйтергә кирәклеген әйтәләр», - дип аңлатты ул.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.

Фото: Чаллы мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх