На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Актаныш умартачылары Чаллы ярминкәсендә: Бал табышы былтыргыга караганда өч тапкыр күбрәк

Республикада узучы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бал продукциясе мулдан тәкъдим ителә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат нигезендә, әлегә республика умартачыларының быел күпме тонна бал җитештерүләре хакында информация юк. Шулай да, узган ел 3,8 мең тонна бал җитештерүләре билгеле.

Балның төренә карап, уртача бәя 1 килограмм өчен – 450-550 сумны тәшкил итә. Ә юкә балы барысыннан да кыйммәтрәк икән. Агымдагы елда да Татарстан умартачылары былтыргы күләмдә бал җитештергәннәр, дигән өмет бар, диләр.

«Быел Актаныш ягы умартачылары өчен сезон гаять уңышлы гына булды. Район буенча бер умартадан уртача 26-27 килограмм товарлыклы бал алынды. Бал табышы былтыргыга караганда өч тапкыр күбрәк булды. Шимбә саен Чаллы ярминкәсенә бал сатарга йөрелә. Сатып алучылар игътибарын җәлеп итәрлек булсынга матур-матур савытларга тутырып алып барабыз», — дип сөйләде Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге баш белгече Рил Әхмәтҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш шулай ук рекордлы бал уңышы саннарына да тукталды.

«Аннары беләсез, инде өченче ел рәттән Яңа Кормаш авылында яшәүче лаеклы ялдагы укытучы Фәрит абый Закирҗанов беренчелекне бирми. Ел саен район буенча рекордлы бал уңышын алуга ирешә. Быел менә яздан 62 умарта чыгарып, җәмгысе – өч тонна да алты центнер бал алган. Бер оядан – 58 килограмм. Умартачылыкта ул бик күпне белә торган абзый, үзем дә еш кына, барып, аңардан киңәшләр сорап торам. Умарта белән «җенләнгән, чирләгән» кеше», — диде ул.

Бәяләргә килгәндә, Актаныш умартачылары быел иң башта балның өч литрлы банкасын 1800 сумга сатканнар. Хәзер бал утыра башлагач – 1500 сумга кадәр төшергәннәрен әйттеләр. Кәрәзле бал да 1500 сумнан йөри икән.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх