На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Бөгелмәдә Газинур Гафиатуллин истәлегенә йөгерү ярышы үткәрделәр

Бөгелмәдә йөгерү ярышында 40 кеше катнашты. Ул Бөгелмәдә туып-үскән Бөек Ватан сугышы герое Газинур Гафиатуллин истәлегенә багышланды. Вакыйга спорт рухы, патриотлык һәм һәлак булган сугышчы истәлегенә хөрмәт белән сугарылган иде, дип билгеләп үтте оештыручылар «Бегуны Бугульмы» төркемендә, дип яза «Бугульминская газета».

Быел катнашучылар арасында Әлмәт шәһәреннән дә, Лениногорскидан да йөгерүчеләр бар иде. 35 кеше 20 чакрым араны узды, тагын 5 катнашучы 10 чакрымга йөгерде.

Йөгереш Мәңгелек ут яныннан башланды. Дистанциянең бер өлеше Ленин урамы буйлап шәһәрдән чыкканчы иде, аннан соң катнашучылар Кече Бөгелмә авылы, Алга бистәсе аша Сугышлы авылына - Газинур Гафиатуллинның музей-йортына кадәр йөгерде.

Йөгерүчеләрне велосипедчылар командасы озата барды, алар фотога төшерде һәм катнашучыларга көч биреп барды. Юл уңаенда туклану һәм эчү пунктлары оештырылды.

Фиништан соң барысы да тәмле чәй һәм чишмә суы белән сыйланды. Аннары йөгерүчеләр Газинур Гафиатуллин мемориалына чәчәкләр куйды һәм музей-йортны карап чыкты, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх