ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде. Телеграм-каналында урнаштырган видеокотлауда сәясәтче әлеге «язгы бәйрәм»не гүзәл затлар өчен генә түгел, ир-атлар өчен дә бүләк дип атады.
«Кадерле хатын-кызлар, сезне чын күңелдән язның матур бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән котлыйм.
Әлеге бәйрәм – сезнең өчен генә түгел, ир-атлар өчен дә бүләк. Чөнки бу көнне без сезгә мәхәббәтебезне белдерү, игелек, бәхет, сәламәтлек, иминлек теләү өчен иң җылы сүзләр әзерлибез. Без беләбез: сез булган җирдә безгә, ир-атларга, һәрвакыт уңыш юлдаш булачак», - диде Мөхәммәтшин.Ххатын-кызларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та 8 Март белән котлады.
Свежие комментарии