«Миллиард.Татар» лекторие үз географиясен киңәйтә һәм Алабугада узачак беренче күчмә лекциягә чакыра. Анда тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев «Археолог күзлегеннән Кама Аръягы тарихы» турында сөйләячәк.
Лекция 20 февральдә Көмеш гасыр китапханәсендә (Алабуга шәһәре, Казан урамы, 59) уза. Чара 18:00 сәгатьтә башлана, барлык теләүчеләр өчен дә керү ирекле.
Лекциядә болгарлар тарафыннан Көнчыгыш Кама аръягының колониягә әйләндерелүе турында сөйләячәкләр, урта гасырларда территорияне исламлаштыруның археологик дәлилләре хакында фикер алышачаклар, Казан ханлыгы чорында анда барган вакыйгаларны искә төшерәчәкләр. Көн тәртибенә шулай ук нугай күчмәләре Алабугага барып җиткәнме дигән сорау да кертелгән.
50 минутлык лекциядән соң тыңлаучылар спикерга сораулар бирә алачак. Чарада катнашу өчен проектның рәсми сайтында алдан теркәлергә кирәк.
Свежие комментарии