На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Охотник позывнойлы махсус операция катнашучысы Чаллыда туй уздырды

Чаллыда Охотник позывнойлы хәрби хезмәткәрнең һәм аның сөйгәне Валериянең кавышу тантанасы булды. Туйны хәрби кыска вакытлы ялга кайткан арада үткәреп өлгерергә булганнар.

Пар яшь чактан ук таныш, алар инде 15 елдан артык тормыш буйлап кулга кул тотышып бергә атлый. Мөнәсәбәтләрен законлаштыруны күптән планлаштырган булганнар, ләкин махсус хәрби операция башлангач, туйны кичектерергә туры килгән.

Охотникка кыска вакытлы ялга кайту мөмкинлеге бирелгәч, пар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булган. Яшьләр туйга нибары бер көндә әзерләнгән.

«Безнең кебек әзерләнгән кешеләр булмагандыр әле. Бер көндә барысын да хәл иттек – балдаклар, күлмәк сатып алдык, җыендык та ЗАГСка киттек», - дип сөйләде хәрби хезмәткәр.

Охотник 2023 елның февраленнән бирле алгы сызыкта. Хәрби хезмәткәр әйтүенчә, махсус операциягә барырга булуы турында бер генә минут та үкенмәгән. Ул якташларының, волонтерларның һәм Татарстан хакимиятенең ярдәмен тоя.

«Әлбәттә, ярдәм сизелә – гуманитар ярдәм дә, шәһәр ягыннан игътибар да көчле. Моны тою бик рәхәт», - дип билгеләде ул.

Кавышучы парның шатлыклы вакыйгасын уртаклашырга әти-әниләре, туганнары һәм дуслары килгән. Хәрби хезмәткәрнең әтисе хис-кичерешләрен яшерә алмады: «Шатлыктан күзгә яшьләр килә. Улыбыз белән бик горурланабыз. Бу көнне күптән көттек. Ниһаять, алар хәзер бергә!»

Кәләшнең апасы парга мөнәсәбәтләрен ныклы итеп саклауларын һәм аңлашып яшәүләрен теләде: «Иң мөһиме – бер-береңне тыңлау һәм ишетү, булганның кадерен белү. Без аларның әле барысы да алда һәм барысы да бик яхшы булачак, дип ышанабыз».

Яшь гаиләне котларга Чаллы мэры Наил Мәһдиев та килде. Ул хәрби хезмәткәргә батырлыгы өчен рәхмәт белдерде, парга бәхет һәм иминлек теләде.

«Бер-берегезне саклагыз, тормышыгызда барысы да яхшы булсын. Гаиләгез зур гына түгел, ә зур һәм тату булыр, дип өметләнәбез. Нәселне дәвам итү өчен кызларыгыз да, малайларыгыз да булсын», – диде мэр.

Яшь пар берничә көн генә бергә үткәреп кала алачак – киләсе атнада Охотник яңадан алгы сызыкка китә.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Татарстан җитәкчесе республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Материал Лилия Гатина катнашында әзерләнде.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх