На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Югары Ослан мөхтәсибәте Татар Макылы авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

Үткән ял көннәрендә Югары Ослан районы Татар Макылы авылы «Кашаф» мәчете салынуның 25 еллыгына багышланган тантаналы чара үткәрелде. Әлеге юбилейда, авыл халкыннан тыш, чакырылган кунаклар, район имамнары, иганәчеләр, мәчет төзелешенә һәм аны ремонтлауга үзеннән зур өлеш керткән шәхесләр катнашты. Чара өйлә намазыннан соң башланды.

Аны «Кашаф» мәчете имамы Ренад хәзрәт Гарифуллин ачып җибәрде, мәчетне төзүдә һәм яңартуда катнашкан авылдашларга һәм иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Авыл халкының истәлекләре, фото һәм архив документлары нигезендә Татар Макылы авылы мәчетенең тарихы хакында презентация ярдәмендә район китапханәсе мөдире Мәдинә Хисамова сөйләп үтте, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мәчеткә ислам дине дәресләренә йөргән балалар аятьләр, хәдисләр һәм мөнәҗәтләр сөйләп күрсәтте. Югары Ослан районының «Хәзинә» иҗат төркеме мөнәҗәтләр башкарды. Әлеге очрашуны Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе Гөлгенә Дәүләтшина алып барды, үзенең чыгышында ул «Без тарихта эзлебез» проекты кысаларында республикабызда мәчетләрне торгызу, чишмәләрне барлау, зиратларны төзекләндерү, дин әһелләренең исемнәрен мәңгеләштерү кебек чараларның урын алуын билгеләп үтте.

Татар Макылы авылы «Кашаф» мәчетенең 25 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин Татарстан Мөфтие исеменнән Ренад хәзрәт Гарифуллинга һәм мәчетнең юбилеена әзерлек барышында ремонт эшләрен башкарган иганәчегә рәхмәт хаты тапшырды.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх